Сау бул, мәктәп! (Чыгарылыш укучылары өчен әдәби-музыкаль кичә)



Дата01.07.2018
өлшемі254,75 Kb.
#45263
Сау бул, мәктәп!

(Чыгарылыш укучылары өчен әдәби-музыкаль кичә)


Татьяна ПРОКОПЬЕВА,

Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
I өлеш.

(Сәхнә артыннан акрын гына балачак турында җыр башлана.)

Шаштың, күңел, шаштың

Һәм күкләргә аштың.

Җиде кат күкләрнең

Ишекләрен ачтың.

Иң беренче катта

Балачагым ишеге

Болытларга эленеп

Калды шунда бишегем.

Ә икенче катта

Мәктәп дигән ишек.

Ачтым. Яптым. Еллар

Тиз үттеләр ничек.

Шул ишекләр биген

Тагын ачам бүген.

Әкият иле дәрьясына

Кабат чумыйк, күңел.

(Алып баручы чыга)

Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар! Бүген без иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичәгә җыелдык. Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашу кичәсе. Бүгенге кичәнең төп сәбәпчеләре - 11 нче сыйныф укучылары. Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән иделәр... Әйдәгез, аларны бирегә чакырык!

(Чыгарылыш сыйныф укучылары чыга.)

Хөрмәтле укытучылар!

Соңгы кыңгырау чылтыраганга инде 1 ай үтүгә карамастан, сезнең өчен уку елы әле яңа гына тәмамланып килә. Сездән дистә еллар буе белем алган укучыларның бүген чыгарылыш кичәсе уза. Чыгарылыш сыйныф укучыларына карап сокланасыздыр, шатланасыздыр, аларга олы юлларга аяк басар алдыннан күңелегездә булган теләкләрне телисездер. Әле шулар арасыннан кайберләре яңадан мәктәпкә әйләнеп кайтырлар, сезнең коллегаларыгызга әверелерләр. Кемнәрдер чит-ят җирләргә барып төпләнер, кемнәрдер, туган якларына кайтып, сезнең һәм әти-әниләренең эшен дәвам итәр, кемнәрдер яңа юллар сайлар. Аларның киләчәге нинди булуына иң зур өлешне сез һәм аларның әти-әниләре кертте һәм, аларның уңышларына карап, сезнең дә уңышка ирешүегезне күрергә була. Шуңа күрә, сезгә киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңышлар телибез, сау-сәламәт булыгыз, укучыларыгызның ихтирамы бер кайчан да югалмасын! Чыгарылыш кичәләре - сезнең дә бәйрәм ул, сезнең хезмәт җимешләре бәйрәме!

Хөрмәтле укучылар!

Сагышлы да, шатлыклы да уйлар белән сез бүген зал түрендә торасыз. Сез - алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучылары. Моңсу сезгә, чөнки күптәннән көткән, әмма сезнен өчен бик тиз килеп җиткән көн бүген. Бәхетле, әкиятле, үзенең гаилә бәйрәмнәре, әти белән әни уртасында, аларның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән чиста балачак белән хушлашу көне...

Акбурлы такталар, һәр дәрескә эчке дөньясында нинди генә буран булса да елмаеп керүче укытучылар; бер үк вакытта шаярырга да, сагаерга да өлгерүче сабакташларыгыз... Тыңлыйсызмы? Сезгә эндәшәм. Нинди матур, мөлаем, чибәр һәм шат сез бүген!

- Оч, күңел! Оч син балачак җиренә, хәтерегездә генә булса да, кайтар әкият иленә!

Җыр - "Уйларымда мәктәп еллары"

Балачакның гүзәл бер мизгеле

Хәтереңдә синең бүген дә.

Кулга тотып чәчәк бәйләмнәрен

Килгән көнең белем иленә.

Кушымта.

Кыңгыраулы мәктәп елларына

Алып кайта сине уйларың

Укытучы апаң дәшә сыман

Улларым сез минем, кызларым.

Кушымта (шул ук).

Хуш килдең син, әйдә балам, диеп

Алып китте тормыш юлыннан.

Авыр чакта ярдәм кулын суздың

Сакладың син ялгыш адымнан.

Кушымта (шул ук).

Өйрәттең син «ярат балам» диеп

Туган илең, әткәң-әнкәңне.

Гомерең буе хаклык өчен көрәш

Онытма син туган илеңне.

Алып баручы.

Сезнең алда олы сынау тора,

Сез торасыз юллар чатында.

Сезнең алда төрле юллар ята,

Төрле якка юллар чакыра.

Кайсы гына юлны сайласаң да,

Туры юлдан, бала, туры бар.

Мәктәбеңдә калган остазларың

Адымыңны күзләп торырлар.

Чибәр, сылу кызлырыбыз һәм батыр, акыллы егетләребез! Мәктәп сезгә ныклы белем бирде, канат куеп сезне үстерде. Ә бүген олы юлга хәер-фатихасын бирә. Хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән барлык кунакларыбыз, сөекле әти-әниләребез. Хәзер чыгарылыш кичәсенең иң тантаналы минуты житте. Сүзне белем иленең хуҗасына – мәктәп директоры __________ бирәбез. Ул сезгә бүген олы тормыш юлына үзенең фатихасын бирер.

(Мәктәп директоры аттестатлар, тәрбия эше буенча директор урынбасары, балаларның уңышларын әйтеп, бүләкләр тапшыра. Укучылар аттестат алганда, алар тормышыннан фото-шоу күрсәтелә – программа Nero 6 UltraEdition). Истәлек өчен фотосүрәт. Мәктәп директорына рәхмәт әйтелә, бүләк тапшырыла.)

Алып баручы.

Парталар артында калдылар,

Калдылар балачак еллары.

Аттестат – кулларда,

Зур тормыш чакыра

Сезне зур, җаваплы юлларга.

Юлларыгыз уң булсын!

Безнең бүгенге бәйрәмебездә бик күп кунаклар катнаша. Әйдәгез, алар белән дә танышып, сүзне аларга бирик әле.

(Килгән кунаклар чыгышы).

Алып баручы.

Әлифне таяк дип белми,

Мәктәпкә килдегез.

Беренчедән дүрткә чаклы,

Никадәр белдегез.

Истә әле: каләм тоткан кулың,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәтте ул сезне язарга,

Тотып башта нәни кулыңнан.

(Сүз беренче укытучыларга бирелә. Аларга рәхмәт әйтелә, бүләкләр тапшырыла.)

Алып баручы.

Кулларыңа якты йолдыз тотып,

Карурманнар аша үткәннәр.

Һәм үзләрен алар гади генә

«Мөгалимнәр» диеп йөрткәннәр.

Киңәшчең дә булды, иптәшең дә,

Авыр чакта кулын сузучы.

Аны мәңге оныта алмассың, ахры,

Сыйныф җитәкчеңне – апаңны.

(Сүз сыйныф җитәкчеләренә бирелә. Укытучыларга рәхмәт әйтелә, бүләк тапшырыла.)

Алып баручы.

Мин элек, əле син юк чакта, төнге күктәге йолдызларга карап: «Нинди яктылар, нинди матурлар!» - дип соклана идем. Хəзер, соклансам да, андый сүзлəр əйтмим, чөнки белəм: галəмдə иң матур, иң нурлы йолдыз – син ул!

Мин, элек болында йөргəндə, чəчəклəрнең матурлыгына, нəфислегенə исем китеп: «Нинди гүзəллек!» - дия идем. Хəзер, гөл-чəчкəлəрнең гүзəллегенə исем китсə дə, алай димим, чөнки белəм: җир йөзендəге иң гүзəл чəчəк – син ул!

Мин элек күңел кылларыма кагылган моңлы һәм тәэсирле җыр тыңласам: «Моннан да матуррак җыр юктыр!» - дия идем. Хәзер җыр тыңлаганда, хисләрем кайнап өнсез калсам да - дәшмим, чөнки беләм: иң моңлы, иң хисле, иң якты җырым – син ул, балам!

Тормыштагы һәртөрле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче, шатлык–кайгыларны бүлешүче иң якын кешеләрегез бар. Алар – сезнең әти-әниләрегез.

(Әти-әниләр исеменнән сүз бер укучының әти-әнисенә бирелә. Әти-әниләргә рәхмәт әйтелә. Җыр башкарыла.)

Алып баручы.

Уку дәверендә нинди генә кызыклы хәлләр булмый, укытучыларыбыз нинди генә вакыйгалар белән очрашмый. Әйдәгез, шуларны искә төшерик әле:



Математика. “Сигезне урталай бүлсәң, ничә була?”- дип сорый укытучы. Укучы: “Ничек бүләсең бит: буйга бүлсәң, 2 өчле, ә аркылыга - ике нуль чыга.” - дип җавап бирә

Биология. “Чәчәк уртасында нәрсә бар?”- дип сорый укытучы. “Тешли торган бал корты.”- дип җавап бирә укучы.

География. Укытучы: “Сез, балалар, җир шарының кояш тирәли әйләнгәнен беләсез инде.”. Шул вакыт бер укучы сорап куя: “Ә төнлә кояш йоклаганда, җир нишли?”

Татар теле. Укытучы: “Мин чабам, син чабасың, ул чаба. Бу кайсы заман?” Укучы: “Билгеле инде, тәнәфес.

Ә сезнең өчен тәнәфесләр дә, дәресләр дә тәмам. Моңсу көн булса да, сез бүген елмаясыз. Без моңа бик шат.

Ханымнар, әфәнделәр, туташлар! Хәзер сезнең барыгызны да гадәти булмаган предметлар музеена чакырабыз. Бу экспонатларны әлеге көнгә кадәр берәү дә күрмәгән. Сезнең бурыч - бу әйберләрнең кемнеке булуын ачыклау.

1 нче экспонат (расписание).

Бу шундый нәрсә, мәктәптә бер генә көн дә аннан башка үтми. Аны төзү өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Бу әйбердә барлык дәресләр һәм кабинетлар күрсәтелгән. Бу нәрсә? Хуҗасы кем?



(Укыту эшләре буенча директор урынбасары сәхнәгә чакырыла )

Син чәчәсең белем орлыкларын

Биреп бөтен күңел җылыңны.

Синең йөрәк – нурлы бер йолдыз ул,

Яктыртасың барыр юлымны.

2 нче экспонат (укытучы блокноты).

Кабинетларның берсендә зәңгәр төстәге әйбер табылды. Эчтәлегенә күрә аның хуҗасы бухгалтер, экономист, математика профессоры, бизнесмен һәм башка бик күп һөнәрләр иясе булырга мөмкин. Монда кайбер укучыларның фамилияләре, эшләнәсе эшләр язылган. Моннан тыш бу әйбернең хуҗасы аны һәркайда һәм һәрвакыт югалтырга сәләтле. Бу кем?



(Математика укытучысы сәхнәгә чакырыла)

Тиешләрен әйтә алдың микән

Эшләдеңме икән барысын

Көнең үтте шулар өчен янып,

Уртаклашып кеше кайгысын.

3 нче экспонат (баш сөяге).

Түгәрәк формадарак, алдында характерлы тишеге булган экспонат. Бу әйберне күргәндә, гадәттә, аңны югалталар. Аны куркыныч фильмнарда кулланалар, ләкин гадәти хәлдә ул куркыныч түгел. Петрушканы укроптан аера белүче бу әйбердән башка яши алмый, гомумән, ул барлык тере затларда да бар. Бу нәрсә? Аны кайсы укытучы куллана?



(Химия-биология укытучысы сәхнәгә чакырыла.)

Безгә белем биреп, тормыш юлын

Туры үтәргә дип өйрәттең.

Укытучы.


Нинди авыр хезмәт,

Һәрвакытта тугры йөрәгең.



4 нче экспонат (карта).

Тактага эленә торган җәймә. Төрле дәүләтләрнең һәм хәрби частьларның сугышчан юлы кызыллы–каралы уклар белән күрсәтелгән. Бу – кырыс, таләпчән укытучының эш коралы. Кем ул?



(Тарих укытучысы сәхнәгә чакырыла.)

Карта аша сәяхәттә йөрдек:

Тауга мендек, гиздек диңгезне,

Зур корабның капитаны сыман

Әйдәдегез алга Сез безне.

5 нче экспонат (каләм).

Бу әйбер өчен хуҗалары гомерләрен дә бирергә риза. Кемнәр ул?



(Сәхнәгә татар, рус, инглиз телләре укытучылары чакырыла.)

Бар гомерне җитәр яктыртырга

Сез кабызган утның яктысы,

Нурга күмсен иде тормышыгызны

Безнең гомерләрнең дә балкышы.

6 экспонат (амперметр).

Бу укытучы турында артык сүз дә кирәкмидер. Ул - үз эшенең остасы. Бу кем? (Физика укытучысы сәхнәгә чакырыла.)

Кырыслыкка заман өйрәтсә дә

Иртә чал керсә дә чәчләргә

Сезнең эшләр җирдә озак яшәр

Сез тәрбия биргән яшьләрдә.

Хөрмәтле укытучылар! Сезгә чыгарылыш укучыларының әйтәсе сүзләре бар. Хәзер сүзне аларга бирәбез, рәхим итегез!

1 нче укучы.

Җир йөзендә иң матур теләкләрне теләп,

Сорасалар

Багышларга кемгә? диеп.

Бик күп йөрәкләрне үзенә әсир иткән

Укытучыма дияр идем, башым иеп.



2 нче укучы.

Сезнең хезмәт җирдә иң хөрмәтле,

Сезнең хезмәт җирдә нур чәчә.

Сез бик кирәк барлык кешеләргә,

Йөз яшәгез җирдә, мең яшә!

(Укучылар калган барлык укытучыларны котлый. Укытучылар өчен жыр башкарыла.)

3 нче укучы.

Хөрмәтле мәктәп хезмәткәрләре, тәмле-тәмле ризыклар пешерүче апаларыбыз!

Авыр, ләкин мактаулы эшегездә зур уңышлар, бәхет, сәламәтлек телибез һәм сезгә шушы матур-матур чәчәк бәйләмнәрен бүләк итәбез.

Алып баручы.

Бүген бездә яшьлек узе кунак –

Бу очрашу шуңа кадерле.

Бәхилләшмик, бары саубуллашыйк,

Аерылышып киткән чагында.

Бу изге йорт, туган нигез кебек,

Очраштырыр безне тагын да.

Әйләнәдә - гөлләр,

Тормыш якты,

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп,

Горурлана һәркем бу көндә.



(Укучылар жыр башкара.)

Алып баручы.

Көтә сезне яңа дөнья,

Олы тормыш сукмагы.

Авырлыклар чыкса әгәр,

Бернидән дә курыкмагыз.

Ата-ана хакы бик зур,

Онытмагыз үзләрен.

Һәрвакыт та истә булсын,

Алар әйткән сүзләр.

Гыйлем туплау җиңел түгел,

Һаман алга барыгыз.

Ни очраса да юлыгызда,

Кеше булып калыгыз!

II өлеш.


Алып баручы. Кадерле укучылар, әти-әниләр, кунаклар! Чыгарылыш кичәсенең тантана залында оештырылган 2 нче өлешен башлыйбыз. Мәктәпне тәмамлаучы укучыларыбыз барлык имтиханнарын да уңышлы тапшырды, без моңа бик шат. Әле кайчан гына сез 1 нче сыйныфка укырга кергән идегез. Әйе, ул вакытта барысы да беренче иде: беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче укыган сүзләр, беренче шатлыклар, беренче борчулар... Белем үрләрен яулый-яулый 11 ел сизелми үтеп тә киткән.

Кадерле укучылар! Сезнең белән гел бергә булдык, шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак иде, инде менә аерылышу мизгелләре дә килеп житте. Сезне олы тормыш юлына аяк басуыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә.

Җиз кыңгырау дәште сезне беркөн

Яналыклар тулы дәрескә.

Үтте бик күп айлар, үтте еллар,

Куз алдында үсеп життегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз,

Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, куаныч, изге күңел белән



Каршылагыз һәр көн иртәсен.

Эшләрегез һәрчак унай булсын,

Изге хисләр безнең йөрәктә.

Хәерле юл сезгә, укучылар,

Калабыз без шушы теләктә.

Тиң мәхәббәт бирсен Ходай сезгә,

Бәхет диңгезендә йөзегез.

Муллык, шатлык, сәламәтлек белән

Тулы булсын һәрбер көнегез.

Ышанабыз сезгә, мәңге кызартмассыз

Безнен йөзне, туган ил йөзен.

Онытмагыз, һәрчак көтә сезне,

Әти-әниләрегезнең нигезе.

Хөрмәтле директорыбыз __________! Белем диңгезе буйлап корабль йөзә, ә Сез капитан күперчегендә утырасыз, корабльне ышаныч белән, кыю алып барасыз. Кайчакта жил-давыллар да була, тик Сез каушап калмыйсыз, оста җитәкче Сез. Иң беренче сүзне сезгә бирик. Рәхим итегез.



Укучылар өчен «Кызыклы имтихан» оештырыла.

Үрнәк сорау һәм биремнәр.

1. Син мәктәпкә килгән беренче көнеңне хәтерлисеңме? Ул синең хәтереңдә нинди булып истә калган? Сине мәктәп нәрсәгә өйрәтте?

2. Син кем булырга хыялланасың һәм ни өчен?

3. Фамилиясен әйт: Дмитрий Иванович … (Менделеев.) I сыйныфта укыганда истә калган иң сөенечле вакыйга.

4. Фамилиясен әйт: Михаил Васильевич … (Ломоносов.) Укытучылар белән булган берәр кызыклы вакыйганы искә төшерегез.

5. Нинди сорауга «әйе» дип жавап биреп булмый? (Син йоклыйсыңмы?) Ашханәгә кайсыгыз иң беренче булып керә иде, хәтерлисеңме?

6. Йомык күз белән нәрсәне күрергә мөмкин? (Төш.) Дәресләрдә еш йокларга туры килә идеме?

7. Кайчан күк җирдән түбәнрәк була? (Шәүләсе суга төшкән чакта.) Шпаргалканы еш куллана идеңме?

8. Өч лампочка янып тора, аларның берсен сүндерделәр. Ничә лампочка кала? (Өч.) Әти-әниеңнән көндәлекне качырырга туры килгән чаклар күп булдымы?

9. Нәрсәне әзерлиләр, ләкин ашый алмыйлар? (Өй эшләрен.) Көндәлектәге икелеләрне төзәткәнең булгаладымы?



Алып баручы. Бик яхшы, сез имтиханны уңышлы тапшырдыгыз?

(Күптән түгел генә мәктәпне тәмамлап, яңа гына югары белем алып кайткан берәр яшь укытучыга сүз бирергә мөмкин.)

Алып баручы. Укытучылар да «имтихан» тапшырсын әле.

Үрнәк сорау һәм биремнәр.

1. Сезгә хәзеге мода ошыймы?

2. Сез ничек ял итәргә яратасыз?

3. Үзегез белән укучылар арасында килеп чыккан кызыклы хәл турында сөйләгез.

4. Безнең укучыларның киләчәктә кем булырга җыенганнарын әйтегез.

5. Җирнең уртасында ни бар? («И» хәрефе.)

6. Алты «н» язсаң нәрсә була? (Алтын.)

7. Нинди кыңгырау чылтырамый? (Чәчәк.)

8. Бөтен дөнья буйлап сәяхәт итсә дә, бер почмакта кала. (Марка.)

9. Елның кайсы айлары 28 көнне үз эченә ала? (Барысы да.)

10. Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый. (Сәгатъ.)

12. Иртә белән чыга, кичен югала, аның урынына иптәше кала. (Кояш, ай.)



(Сүзне мәктәптә 11 сыйныф укучылары өчен иң күп көч куйган һәм иң күп вакытын сарыф иткән укытучыга бирергә мөмкин.)

Алып баручы.

Мәктәп еллары!

Нинди матур көннәр!

Тупланганнар анда барсы да:

Укучының кайгы-шатлыклары,

Яшь кызларның сагышы…

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат, шаян җырлары,

Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы да синдә кала

Тырышып уку, мәктәп еллары.



Алып баручы. Әти-әниләрдән дә имтихан бирдерик әле.

Үрнәк сорау һәм биремнәр.

1. Сез беренче тапкыр балагызны мәктәпкә алып килгән көнегезне хәтерлисезме? Ул нинди хисләр белән мәктәпкә барган иде?

2. Сезнең балагыз укырга теләк белән йөри идеме, әллә инде… (бар, үзең укы, туйдым, бармыйм )

3. Балагыз белән бергә утырып ятлаган беренче шигырегезне хәтерлисезме?

4. Башлангыч сыйныфларда сезгә балагыз белән бик күп әкиятләр укырга туры килде. Кайсы әкиятләр турында сүз бара:

- Яшелчә үстерү-җитештерү фермер хуҗалыгы турындагы әкият. (Шалкан.)

- Таштан ясалган төзелмәләрнең саламга караганда яхшырак икәнлеге кайсы әкияттә ачыклана. (Өч дуңгыз баласы.)

- Ашлыкның туклануга яраклы хәлгә барып җиткәнче үткән авыр юлы. (Колобок.)

- Кайсы әкияттә экстрасенс президентка радар бүләк иткән. (Алтын әтәч.)

- Акчалар белән дөрес эш итмәү нәтиҗәсендә иң беренчеләрдән булып зыян күрүче турындагы әкият. (Буратино.)

- Мәхәббәтнең җанварны кешегә әйләндерә алуы турындагы әкият (Ал чәчәк.)

Алып баручы.

Әткәй–әнкәй – минем пар канатым,

Сез булганга дөньям түгәрәк.

Иңне иңгә, җанны җанга куеп.

Яшик әле, яшик бергәләп

Хөрмәтле әти-әниләр бүген сезне дә ишетәсе килә, әйдәгез бергәләп берәр җыр җырлагыз әле.



(Әти-әниләр җыр башкара)

(Чыгарылыш сыйныф укучылары вальс бии.)

кучыларның киләчәктәге тормышына бәйле кызыклы әйтемнәр язып салынган тартма чыгарыла. Аларны кызлар ала һәм укып күрсәтәләр)

Кәгазь битләрендә кызлар өчен шундый сүзләр булырга мөмкин:

1. Син һәрвакыт үзеңә килешә торган мода белән киенәсең.

2. Үз-үзең белән идарә итә беләсең.

3. Син дөньяда барыннан да күркәм, пакь һәм киң күңелле.

4. Син бик тыңлаучан, тыйнак кыз.

5. Син бик үткен кыз, үз сүзеңне тартынмыйча әйтәсең.

6. Чын укытучы булырсың әле син.

Бию марафоны (вальс, ламбада, утята, танго һ.б.). Конкурсны шарлар белән тулыландырыргаа мөмкин.

Алып баручы.

Канат ярган нәни кошлар сыман

Талпынасыз очып китәргә,

Яшьтән күңелегезне җилкендергән

Хыялларны чынлык итәргә.

Аерыласыз сөйгән мәктәп белән

Гомерегезнең алсу таңында.

Хәерле юл теләп озатабыз

Саф чәчәктәй тормыш язына.

Хөрмәтле чыгарылыш укучылары! Сезнең бүген соңгы очрашу – соңгы кичә. Сез бүгенге көннән очы-кырые булмаган тормыш диңгезе буйлап сәяхәткә китәсез. Сезнең корабларны – хыял, өмет һәм ышаныч корабларын - катлаулы тормыш юлларында озын-озак сәяхәт көтә. Бу соңгы чыгарылыш кичәсеннән соң сезнең юллар аерылышырлар. Сез һәрберегез үз юлыгыздан китәрсез, ә бергә үткәргән еллар сезнең хәтерегездә мәңгегә калыр. Әйдәгез, аерылышыр алдыннан тугрылык анты бирик..

Хөрмәтле 2014 елның чыгарылыш укучысы! Яна тормыш бусагасында иптәшләрең алдында ант ит:

- гомерең буе сине укытканнарны һәм синең белән укыганнарны онытмаска;

- кадерле мәктәбеңне онытмаска, укытучыларны хөрмәт итәргә;

- иптәшләрең, классташларың, укытучыларың белән биш елга бер булса да очрашуга килергә;

- киләчәктә балаларыңны шушы мәктәпкә укырга бирергә;

- һәрвакытта, сезне мәктәптә өйрәткәнчә, максатчат, принципиаль, ярдәчел, ихлас һәм гадел булып калырга;

- бер урында тукталып калмаска, ирешкән уңышларыгызны, алган белемнәрегезне һәрвакыт тулыландырып торырга, акыл белән эш итәргә.

Укучылар мәктәп каршына урамга чакырыла. Аларга гель тутырылган шарлар бирелә. «Балачагагым кая китә» («Куда уходит детство») жыры яңгырый. Теләкләр теләп, шарларны очыралар.



Алып баручы.

Укучылар! Имтиханнарның дулкынландыргыч минутлары инде артта калды. Унбер ел дәвамында мәктәп сезгә тормыш өчен кирәкле булган белем бирде, эшләргә, кылган гамәлләрегезгә тәнкыйть белән карарга, уз алдыгызга максат куярга һәм аңа омтылырга өйрәтте, булачак профессиягезне билгеләргә ярдәм итте. Бүген сезнең белән бергә илебездә күп меңләгән яшьләр мөстәкыйль тормышка аяк баса. Тормыш биографиягезнең һәр бите ижади эзләнүләр, намуслы хезмәт жиңүләре белән бизәлсен. Сезне тагын бер тапкыр мәктәпне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Һәрчак бәхет һәм уңышлар юлдаш булсын сезгә, дуслар!

Кичәбезнең ахырында, кадерле укучылар, мин сезгә хат язарга тәкъдим итәм, Киләчәккә, 2018 елга хат. Сез бу хатыгызда яңа тормыш бусагасын атлап керер алдыннан күңелегездә туган кичерешләрегезне, теләкләрегезне, хыялларыгызны, хисләрегезне язып калдырырсыз. Ә хатларыгызны биш елдан соң очрашуда ачып укырсыз.

(Тын музыка астында укучылар киләчәккә хат язалар. Хатлар җыеп алына һәм класс җитәкчеләренә тапшырыла.)

Алып баручы.

Аяз көн. Сентябрь. Чәчәкләр.

Бант. Чәч толымы. Беренчеләр.

Ике икең. Әлифба. Бишле.

Һәм беренче икеле.

Фиргавен. Глобус. Карта.

Бизәкләнеп беткән парта.

Селте. Пифагор. Кислота.

Лев Толстой. Бугаз. Нота.

Имтихан. Соңгы бал.

Шатлык яртылаш борчу белән.

Аттестат. Бакчада гөлләр.

Нигә соң күңелсез, кем белә?
Инде менә бүген кошлар кебек,

Иркен киңлекләргә очасыз.



Хәерле юл сезгә!

Куллар болгап,

Сезне менә озатып калабыз.
Каталог: wp-content -> uploads -> 2014
2014 -> Сәлім меңдібаев армысың, алтын таң! Журналист жазбалары Қостанай – 2013 ж
2014 -> Қазақ тілі мен латын тілі кафедрасы Қазақ Әдебиеті пәні бойынша әдістемелік өҢдеу мамандығы: Фельдшер Мейірбике ісі Стамотология Курс: І семестрі: ІІ
2014 -> Қазақстан республикасы білім және ғылым министрлігі
2014 -> Жақсыбай Мусаев шығармашылығы және көркемдік Зерттеуші оқушы: Мұратбаева Назерке
2014 -> Тақырыбы: Ақындықты арман еткен жерлес Талапбай Ұзақбаев
2014 -> М.Ә. Хасен төле би әлібекұлы
2014 -> «Қостанай таңының» кітапханасы Сәлім меңдібаев
2014 -> 3-деңгейлерге: а/берілген сөздерді аударыңдар
2014 -> Жақсыбай Мусаев шығармашылығы және көркемдік Зерттеуші оқушы: Мұратбаева Назерке
2014 -> Тақырыбы: Ақындықты арман еткен жерлес Талапбай Ұзақбаев


Достарыңызбен бөлісу:




©www.engime.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет