Татарстан республикасы мәгариф һӘм фән министрлыгы рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре


Балалар өчен чыга торган газета-журналлар



бет6/14
Дата06.12.2016
өлшемі2,68 Mb.
#3268
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   14
Балалар өчен чыга торган газета-журналлар.

Сабантуй” журналы. Журнал басылып чыгу тарихы. Журнал рубрикалары. Мәкаләләрнең эчтәлеге ( 2 сәгать).


Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

Уен җырлары.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны.

Н.Исәнбәт “Өч матур сүз” шигыре.

М.Җәлил “Чәчәкләр” шигыреннән өзек.

Р.Вәлиева “Нәни чыршы” шигыре.

Э.Шәрифуллина “Дуслык, чын дуслык!” шигыре.
Өстәмә уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

(укытучы сайлавы буена)

«Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар», “Албасты” мифлары.

Батулла. Албасты.

Әпипә.

Н.Исәнбәт. Туган ил.



И.Крылов. Ат белән Эт.

Г.Шамуков. Арыслан белән Куян.

Г.Морат. Чит тел. Сабан туе.

М.Җәлил. Тик булса иде ирек.

И.Юзеев. Бакчачы турында баллада.

Г.Хәсәнов. Иң кыен вакыт – шул...

Н.Арсланов. Минем кунагым.

Л.Шагыйрьҗан. Ап-ак икән эзләрем.

Йолдыз. Китапханәдәге бәхәс.

Җ.Дәрзаман. Бүләк.

Н.Измайлова. Кеше турында – кешегә.

Ф.Яруллин. Тугры дус.

Н.Дәүли. Салих Сәйдәшев пианиносы.

Н.Сладков. Дуслар-ахирәтләр.

Ф.Шәфигуллин. Акбай белән Карабай.

Г.Остер. Серне ачты.

Н.Мадьяров. Урман аланына баргач.

Г.Рәхим. Беренче күкрәү.

Б.Рәхмәт Сабан туенда.
7 НЧЕ СЫЙНЫФ
I бүлек
«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы

1. Г.Тукай «Милли моңнар».

2. Г.Ибраһимов «Алмачуар» (хикәядән өзек) .

3. С.Хәким «Бакчачылар».

4. Һ.Такташ «Алсу».

5. Г.Кутуй «Сагыну».

6. М.Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары» (повестьтан өзек).

7. М.Галиев «Нигез» (повестьтан өзек) .


II бүлек

7 нче сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

  • әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

  • 10—12 татар, рус, чит ил язучы, шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

  • 4 – 5 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

  • 6 мәкаль, 6 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

  • төрле авторларның 3 – 4 шигырен яттан сөйли белү;

  • сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

  • төрле темаларга проект эше яклау;

  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.


III бүлек.

Укыту-тематик план


Эчтәлек

Сәгать саны

1. Халык әйтсә — хак әйтә

7

2. Аталар сүзе — акылның үзе

12

3. Ил язмышы — ир язмышы

13

4. Һәр чорның үз герое

9

5. Туган җир ул була бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә!



13

6. Актыктан хаклык җиңә

10

7. Табигатькә дә табиб кирәк

6

Барысы:

70

Сәгать саны: барлыгы 70 сәгать, атнага 2 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 58 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 7 сәгать

Дәрестән тыш уку – 4 сәгать

Еллык кабатлау – 1 сәгать


IV бүлек
7 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН



Дәрес темасы

Дә-рес са-ны

Төп эчтәлек


Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Кон

троль эш төрләре



Үткәрү

вакыты план / факт



метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы

Халык әйтсә — хак әйтә

1

Хәтер катламнарындагы гәүһәрләр

1

Йола фольклоры

Йола фольклоры турында теорияне белү

Халкыбыз йолаларына гомуми күзәтү

Йолалар турындагы әсәрләр белән кызыксыну булдыру, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау

“Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, башка милләтләрнең халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.







2

Гомернең гүзәл мизгелләре

1

Гаилә йолалары. Бәби туе. Туй

Укучыларга халкыбыз

ның тарихы турында белем бирү



Йола фольклоры турында белешмә бирү; йолаларның төрләрен өйрәнү

Татар халык йолаларына,

бәйрәмнәренә, халкыбызның үткәненә кызыксыну булдыру



“Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү, проект эшенә әзерлек.

Проект “Ха

лык-


ның борын

гыдан килгән йолалары”






3

Халкымның күңел бизәкләре

1

Фәтхи Бурнаш иҗаты. “Яшь йөрәкләр” драмасы

Халкыбыз йолаларына кызыксыну уяту

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Яшь йөрәкләр” әсәрен өйрәнү

Гореф-гадәт, йолаларга ихтирам тәрбияләү, аларны саклау; җыр-моңнарыбызга карата кызыксыну булдыру

Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу. Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу







4

Бәетләрдә халык язмышы

1

“Сак-Сок” бәете

Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәтү

Бәетләр турында белешмә бирү, “Сак-Сок ” бәетен өйрәнү

Борынгыдан килгән халык иҗатына хөрмәт һәм халык педагогикасы ярдәмендә ата-анага ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү

“Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.







5

Туган ил өчен елау да рәхәт

1

Мөнәҗәтләр Туган ил исемнән китмәс

Теоретик төшенчәләрне үзләштерү

Мөнәҗәтләр турында белешмә бирү, “Туган ил исемнән китмәс” шигырен өйрәнү

Халык авыз иҗаты белән кызыксыну булдыру һәм туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү

“Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, ишетеп аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү; сүзлек белән эш, мөнәҗәт тыңлау, өйрәнү







6

Шатлыгым, кайгым минем

1

Габдулла Тукай иҗаты. “Милли моңнар” шигыре

Шагыйрь яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү, “Милли моңнар” әсәрен өйрәнү

Татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш булдыру

Җырлар тыңлау, ишетеп аңлау; яңа сүзләр белән эш, фронталь әңгәмә, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү – үз фикереңне әйтү, Интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу.

Проект

“Тукайлы тормыш”






7

Асылташларга тиң хәзинәләр

1

Бүлекне кабатлау, йомгаклау.

Халыкның йолаларга багышлан

ган бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү; белгәннәрне кирәк ситуациядә искә төшереп куллана белү



Йолаларны кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру

Халкыбыз мирасына ихтирам тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү

Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу. Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, тест сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш

тест




Аталар сүзе — акылның үзе

8-9

Милләтнең бриллиант кашлары Фатих Әмирхан “Ай өстендә Зөһрә кыз” әкияте

2

Фатих Әмирхан иҗаты. “Ай өстендә Зөһрә кыз” әкияте.

Әдәбиятта фольклоризм.



Әдәбиятта фолькло

ризм турында теоретик төшенчә формалашты

ру


Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Ай өстендә Зөһрә кыз ” әсәрен өйрәнү

Якыннарыңа, туганнарыңа ихтирам хисләре, мәрхәмәтлелек тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, “Әдәбиятта фольклоризм” төшенчәсен үзләштерү, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.







10

Үткер сүз, тапкыр сүз –уй бинасы

1

Нәкый Исәнбәт иҗаты. “Җирән чичән белән Карачәч сылу” драмасы

Театр сәнгате турында төшенчә формалашты

ру


Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты, фольлор өлкәсендәге эшчәнлеге турында белешмә; “Җирән чичән белән Карачәч

сылу ” әсәрен өйрәнү



Әсәр аша ныклы ихтыяр көче тәрбияләү

Презентацияләр, өстәмә материаллар кулланып, язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау; сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү.

проект




11


Гаделлек барыбер җиңә

1

Г.Ибраһимов иҗаты. “Алмачуар” хикәясе

Язучы яшәгән чорга бәя бирү

Г.Ибраһимов

ның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә; “Алмачуар ” әсәрен өйрәнү



Гаделлек, кешелеклелек сыйфатлары, хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлы

лык хисләре тәрбияләү

әсәр аша, татар халкы ның милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлату


Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы; яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, сораулар төзү, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү.







12

Атың яхшы булса, тормыш итү җиңел

1

Г.Ибраһимов иҗаты. “Алмачуар” хикәясе

Революциягә кадәрге чор турында тарихи мәгълүмат бирү

Г.Ибраһимов

ның тормышын, иҗатын кабатлау. викторина формасында сорауларга җавапбирү; “Алмачуар ” әсәрен өйрәнүне дәвам итү



Хайваннарны яратырга өйрәтү

Сүзлек эше, тыңлау, уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү, сайлап уку;

эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү; план төзү, эчтәлек сөйли белү, укыганны тәрҗемә итү.









13-14

Аты булса, мәйдан табыла

2

Г.Ибраһимов иҗаты. “Алмачуар” хикәясе

Революция

гә кадәрге чор турында тарихи мәгълүмат бирү



“Алмачуар ” хикәясен уку, йомгаклау

Сабырлык, хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләре тәрбияләү; әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлату

Презентацияләр, өстәмә материаллар кулланып, әсәрне өйрәнүне дәвам итү; хикәягә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү.

проект




15

Милли киемгә мәдхия

1

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре

Милли сәнгать әсәрләре турында төшенчә бирү

Татар халкының милли киемнәре (түбәтәй, калфак, читек) һәм бизәнү әйберләре (беләзек, чулпы, изү) белән таныштыру

Милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләү

Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча эшләнгән иҗади эшләрен карау, (презентация) чыгышларын тыңлау.

Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән танышу, төркемнәрдә эш, дәреслек, дәфтәрдә эш, презентация карау









16

Кайгы җиле ишек какмасын

1

Роберт Миңнуллин иҗаты. “Килен төшкәндә” шигыре

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Килен төшкәндә ” әсәрен өйрәнү

Гореф-гадәтләргә, халкыбыз йолаларына ихтирам тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку







17

Рөстәм Яхин моңнарының көче

1

Рөстәм Яхин иҗаты.

Җыр сәнгате турында белешмә бирү

Композитор Рөстәм Яхинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, җырларын тыңлау

Музыка әсәрләре аша туган илгә, туган җиргә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү

Композиторның тормыш юлы, иҗаты белән танышу; презентация карау, җырлар тыңлау,

җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру.









18

Кеше җирдә хаклы бәхеткә

1

Халисә Мөдәррисова иҗаты. “Көмеш дага” шигыре

Бөек Ватан сугышы турында тарихи мәгълүмат бирү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә; “Көмеш дага” әсәрен өйрәнү

Халкыбызның йолаларына кызыксыну булдыру, үткәннәребезгә ихтирам хисләре тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу; халык йолаларын искә төшерү, сүзлекчә белән эш







19

Халык авыз иҗатының әдәбиятта чагылышы

1

2 нче бүлекне кабатлау дәресе

Укыганны гомумиләш

терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүмат

ны аерып ала белү


Өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Язучыларыбыз

ның фольклорны, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган әсәрләргә кызыксыну уяту



Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш

тест




Ил язмышы — ир язмышы

20

Алар мәңге үлемсез

1

Әдип Маликов иҗаты. “Ил язмышы — ир язмышы” шигыре.

Гражданлык лирикасы. Пафос.



Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләр турында тарихи мәгълүмат

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Ил язмышы — ир язмышы” шигырен өйрәнү; Гражданлык лирикасы, пафос турындагы төшенчәләрне үзләштерү

Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү

Бөек Ватан сугышы турында өстәмә материаллар белән танышу, презентация карау; шигырьне өлешләргә бүлү, бүлекләргә исем кую; сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку, сүзлекчә белән эшләү; теоретик төшенчәләрне үзләштерү







21

Без үлемсез туган ил белән

1

Гадел Кутуй иҗаты.“Сагыну” нәсере. Нәсер, инверсия.


Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи белешмә.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Сагыну” нәсерен өйрәнү; нәсер һәм инверсия турында төшенчә бирү

Туган илгә, халкыбыз батырлыгына ихтирам хисләре тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар иҗаты белән танышу; сәнгатьле уку, сүзлекчә белән эшләү; теоретик төшенчәләрне үзләштерү, өлешчә анализ ясау.







22 –

23


Ил язмышы ирләр кулында

2

Сибгат Хәким иҗаты. “Бакчачылар” поэмасы

Хезмәт тәрбиясе бирү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Бакчачылар” поэмасын өйрәнү

Хезмәт кешесенә карата ихтирам тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында мәгълүмат бирү, һөнәрле булу турында әңгәмә; әсәр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, сораулар төзү.







24

Илһамым – туган ягым

1

Сибгат Хәким иҗаты.” Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре

Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә белешмә, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә...” шигырен өйрәнү

Туган җиргә, аның табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Дәреслек, дәфтәр белән эш; парлап сөйләшү, шигырьне ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау.







25

Балачак хатирәләре

1

Рафаил Төхвәтуллин иҗаты. “Җиләкле аланнар ” повесте

Язучы яшәгән чорга тарихи күзәтү

Рафаил Төхфәтуллин иҗаты белән танышу,

“Җиләкле аланнар” повестен уку



Өлкән буынга ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу; ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.







26-

27


Төп астында тирән тамырлар

2

Рафаил Төхфәтуллин иҗаты. “Җиләкле аланнар ”повесте

Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

“Җиләкле аланнар” повестен уку

Үткәннәргә ихтирам тәрбияләү

Әсәрне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү; план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.







28 –

29


Сугыш язган язмышлар

2

Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте.

Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи мәгълүмат

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат, “Без – кырык беренче ел балалары” повестеннан өзек белән танышу

Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән яшь буынга, шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.







30

Хәтерләргә уелган еллар

1

Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты. “Без — кырык беренче ел балалары”повесте. Тартмалы композиция.

Әдәбият теориясе – әсәрне аңларга өйрәнү

“Без – кырык беренче ел балалары ” повестеннан өзекләр белән танышу. Тартмалы композиция турында теоретик төшенчә

Укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу; презентация карау, хронологик таблица тутыру; Бөек Ватан сугышы чоры турында өстәмә мәгълүматлар белән танышу; сүзлекчә белән эш, сораулар, биремнәр үтәү, русча өзекләрне сәнгатьле итеп уку, тәрҗемә итү, теоретик төшенчәне өйрәнү







31

Балачакка илтә юллар

1

Мөхәммәт Мирза иҗаты. “Изге сукмак” шигыре

Әхлак (кешелекле

лек юмартлык) хисләре тәрбияләү



Мөхәммәт Мирза турында мәгълүмат, балачак хатирәсе турында шигырьне уку; халык йолаларын (Питрау, Карга боткасы) искә төшерү, сөйләм телен үстерү

Кеше өчен балачак хатирәләренең иң саф хисләр булуын аңлату

Дәреслек, дәфтәр белән эш; парлап сөйләшү, шигырьне тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау







32

Батырлар бар төштә – татарлар бар...

1

3 нче бүлекне кабатлау дәресе

Өйрәнгән материалны искә төшереп, гомумиләш

тереп куллана белү



“Ил язмышы, ир язмышы” бүлегендә өйрәнгән материалны кабатлау, үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү

Патриотик тәрбия, туган илне, туган җирне яратырга өйрәтү

Төркемнәрдә эшләү, презентация карау, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

тест






Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   14




©www.engime.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет